КАРКЫЛДА-У, каргылда-у «каркать» < гом. кыпч. қарқылда- id. ← қарқыл-қарқыл ← қарқ имитативыннан, чаг. чув. карк, карăк «карк» (карга тавышына имитатив). Каркылда-у дан карылда-у ны аерырга кирәк: ул икенче авазны белдерә (карга гына түгел, тавык һәм әтәч тә карылдый). Дерив.: каркылдаш-у, каркылда-у; каркылдавык, каркылдык. |