Тэтимол 2015

КАРАЧЫ «карачи, один из четырёх выборщиков хана» (Фасмер II: 194) ~ уйг. қарачу. Казан һәм Кырым татар дәүләтләрендә карачы ~ каз. қарашы дип хан сайлау хокукы булган дүрт бөек асылзатның берсен атаганнар. Гадәттә, карачылар аргын, барын, ширин һәм кыпчак ыруларыннан вәкил буларак билгеләнгәннәр. Дәүләттә иң югары орган – карачылар киңәше булган. Акыллы карачы кара җирдән каек йөртер мәкале шуннан калган. Хан үлеп, ханзадәләр арасыннан хан сайларга җыелгач, хан буласы кешене дүрт почмаклы киезгә утыртканнар, күзен бәйләгәннәр һәм һәр карачы, киезнең бер почмагын тотып, бераз читтәрәк торган тәхеткә таба күтәреп алып барганнар. Әгәр карачыларның берәрсе бу кандидатка каршы булса, ул үз почмагын төшереп җибәргән. Нәтиҗәдә претендент егылып киткән һәм хан бу юлы сайланмаган. Яңа хан тик барча карачылар бер фикердә булганда гына сайлана алган.

Күп төрки телләрдә қарачы, төркм. гарачы «кара халык», уйг. қарачуқ «кара халык вәкиле» дигән сүз. Бор. (көнб.) уйгур һәм хакас дәүләтләрендә карачы «хан янында кара халык вәкиле» мәгъ. бер титул булган. Шуннан Алтын Урдада карачы сүзе «Чыңгыз хан нәселеннән булмаган дәрәҗәле кеше» мәгъ. алган һәм Казан дәүләтендәге карачы да Алтын Урдадагы традицион функцияне үтәгән.

Карачылар Касыйм ханлыгында да булган, бу турыда В.В. Вельяминов-Зерновның «Исследование о Касимовских царях и царевичах» (СПб., 1864) дигән китабында күп мәгълүмат бирелә. К. ш. ук Рашид-ад-Дин. Сборник летописей. Т. I, ч. 2. М. – Л., 1952: 14.

Гомумиләштереп әйткәндә, карачы титулы һәм вазифасы безгә көнб. уйгур дәүләтчелегеннән (840–1236) мирас булып калган, һәм бу очраклы түгел: Алтын Урда шәһәрләрендә уйгурлар күп булган, алар дәүләтнең язу-сызу, конкрет идарә эшләрен йөрткәннәр.

Шуны да әйтик, төрле төрки һәм күрше телләрдә бу сүз бик төрле мәгънәле, мәс., төр. (YТS: 126) karaçı «чегән; яла ягучы; күзәтче, шпион; фалчы; мәхәббәт яулаучы», алт. карачы «чибәр, купшы (егет, кыз)», аз. ғарачы «чегән; теләнче; тавышчан кеше; әләкче, доносчы», хак. (Бутанаев: 201–206) харачы «асылзатның хезмәтчесе, лакей; кара кол» һ.б.

Сүз ясалышына караганда (-чы аффиксы фигыль нигезенә турыдан-туры ялгану) бу бик бор. термин.

Карачы сүзен кара-у фигыленнән дип аңлату да бар (Будагов II: 45). ЭСТЯ V: 300–301 (бик таркау аңлатма).



Предыдущая статья            Следующая статья