Тэтимол 2015

КАРАҢГЫ, (Дмитриева 1981: 152) қараңгый «тёмный; темнота» < гом. төрки қараңғы (хак. хараағы һ.б. вариантлар), урта төрки (СС) қараңғу, аз. ғаранғу, бор. төрки (ДТС: 424) qaraŋqu, алт. караңуй < бор. монг. qaranγui «карагысыз, күргесез» сүзеннән (кара-у фигыленнән) (Räsänen 1969: 236), к. хәз. монг. гарангуу, бур. харангуй. Икенче бер вариант буенча, монг. телендә кара, хара сүзеннән ясалган (Дондуков: 93). Монгол халыкларында Хан Хараңгуй «Караңгылык патшасы» – мифологик эпос герое (МНМ II: 577–578).

Дерив.: караңгылык; караңгылы; караңгылан-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья