Тэтимол 2015

КАРАНДАШ, диал. кырандаш, кардәш қәләм, қәрендәш қәләм «карандаш» ~ чув. кăрандаш, каз. карындаш, кырг. қарандаш, каз. диал. карындаш таш, башк. диал. таш қәләм, үзб. тош қалам, каз., к.-калп. таскалам, таскалем, төркм. дааш калем, нуг. таш карындаш «карандаш», асылда «грифель», төр. kurşun kalem, kurşun daş «кургашын каләм, карандаш». Рус. этимологиясендә аз. қәләм даш сүзеннән дип күрсәтелә (к. Колесников Н.П. К этимологии слова карандаш. Немет Т.Ю. Происхождение русского слова карандаш; ике мәкалә дә // «Лексикологический сборник», V. М., 1962: 105–114). Федотов (II: 257) та шул фикердәрәк. ХХ г. башында яшәгән татар лексикологы С. Җантурин (к. аныкы. Лөгать. Уфа: 275) тат. кырандаш < госм. кыран даш «вакланып прессланган таш» сүзеннән ди.

Безнеңчә, тат. кырандаш, искечә коранташ < бор. қургал таш. Монда қургал «кара кургаш» > «графит»: графит төсе белән каракургашка бик охшаш, шунлыктан аны кургашның бер төре дип уйлаганнар. Графит таякчык – грифель белән төрле өслекләргә б.э. кадәр үк яза белгәннәр. Бу фараз ним. Bleistift «карандаш», сүзмә-сүз «кургаш таякчык» сүзе белән исбатлана кебек (к. Kluge: 132). Әйтмәкче, каракургашның үзе белән дә махсус «кара тактага» язып йөргәннәр һәм китерелгән төр. сүзләре иске реальлекне чагылдыра.



Предыдущая статья            Следующая статья