Тэтимол 2015

КАРАЛТЫ «надворные постройки» > удм., мар. диал. каралты, каралды «каралты, йорт», себ. (Тумашева 1992: 120) қаралты «карачкы» < гом. кыпч., к. башк. қаралды, нуг., каз., к.-калп. қаралты «силуэт; ерактан ачыксыз күренгән нәрсәләр; каралты», каз., к.-калп. қаралды «кирәк-ярак», «җигемлек», төр. karaltı, karaldu, гаг. қаралты, қарарты, балк. қарелди, аз. ғаралты, төркм. (ТДГДС: 51) ғаралтғы «ерактан күренгән силуэт; карачкы», иске төр. (Будагов II: 44, 47) қаралты «ерактан начар күренгән нәрсә; көтү, өер; өрәк, иләс», к. ш. ук себ. (Дмитриева 1981: 151) қаранды «бина, корылма», үзб. (ЎХШЛ: 156) қаратқы, аз. (АДДС: 115) ғаратғу «каралты; силуэт, күләгә», тув. каралдыр «карасу» һ.б. – кара-у фигыле нигезенә эш-хәрәкәтнең (котылгысыз) нәтиҗәсен белдерүчән -лты//-лте, -нты//-нте кушымчасы ялганып ясалган сүз. Кара сүзенең дә тәэсире булган.

Чув. хуралтă < хоралтă < болг. *һаралты > мар. аралте, (Иванов, Тужаров: 17) аралды «каралты» варианты бу сүзнең борынгыдан килгәнлеген һәм болг. теленә кыпчакчадан кергәнлеген күрсәтә, чөнки қара- фигыле төп болг. телендә булмаган, ул кыпч. телләренә чагыштырмача соңрак монг. телләреннән кергән. Räsänen 1969: 236, 302 (чагыштырулар белән чикләнә), Федотов II: 364 (асылда тат. телчеләре әйткән фикерне – каралты < кура алды дигәнне кабатлый һәм кор-у сүзенә дә бәйләмәкче; бу фаразлар кирәксез һәм нигезсез).

«Силуэт ~ каралты» мәгъ. тәңгәллеге бор. төрки (ДТС: 84–85) barq сүзендә дә күзәтелә.

Дерив.: каралтылы, каралтысыз.



Предыдущая статья            Следующая статья