Тэтимол 2015

КАРАКОШ, диал. қарағош «орёл-могильник», «орёл на гербе России» ~ башк. қарағош, кырг., алт. һ.б. қарақуш, төр. karakuş «каракош, гербтагы бөркетсыман кош», күч. мәгъ. «деспот, залим»; аз. ғарағуш «каракош» төрле мәгъ., күп Кавказ телләренә алынган. Рус. карагуш, карагуж, каракус тур. Аникин: 263. Гар., фар. қарақуш «деспот», шуннан қарақуши «деспотик» һ.б. (Қарақуши дигән династия дә булган).

Каракош сүзе характерлы мәгънәләрендә фар. сиёһмург (сиёһ «кара», мург «кош») «сәмрәү, гербтагы кош» сүзе калькалаштырып ясалган булса кирәк. ЭСТЯ V: 24.



Предыдущая статья            Следующая статья