Тэтимол 2015

КАРАКОРЫМ «Каракорум, столица империи Чингиз хана» элекке тат. тарихи әдәбиятта «кара корым» дип аңлатылган. Хәлбуки бу атамада корым сүзенең катнашы юк. Ике Каракорум бар: 1) Кытай белән Пакьстанны аерып торган зур (900 км озынлыктагы) тау сырты һәм шундагы бер үткел атамасы; кара «кара», корум – каз. қорым, кырг., монг., бор. төрки (Боровков: 215) қорум «эре ташлар, таш таулар, кыялар күп булган төбәк»; 2) Монголиядәге Кара Корум (асылда Кара Курим ~ Хара Хурим) Чыңгыз хан империясенең Монголиядәге башкаласы, кара «дәү; эш өе» (к. тат. кара өй) һәм курим «сарай, гыйбадәтханә» сүзләреннән тора. Сүзләр вә тәгъбирләр этимологиясендә бу бик гыйбрәтле очрак.



Предыдущая статья            Следующая статья