Тэтимол 2015

КАРАК «вор, разбойник» > чув. хорах > хурах, удм., мар. карак id., тат. диал., гом. төрки, бор. төрки (ДТС: 425) qaraqcï сүзеннән эллипсис; қарақ (хак., як. харах) үзе төптә «күз, караш» дигән сүз (чаг. тат. елан карагы «елан күзе» – бер төр җиләк; диал. карагым «җаным, күз карам» һәм каракчы «күзәтче, күзәтүче» мәгъ. булган – әлбәттә, кара-у сүзеннән), к. бор. монг. qaraqcı «күремче» (Поппе 1938: 293). Федотов II: 365–366; ЭСТЯ V: 294–295 (карак сүзенең беренчел мәгъ. «талау» диелә, безнеңчә, алай түгел). К. ш. ук Аникин: 260–261.



Предыдущая статья            Следующая статья