Тэтимол 2015

КАРАГАЙ «сосна, вид сосны», диал. қаргай > рус. диал. каргай һ.б. «тәбәнәк карагайлык» < гом. кыпч. қарағай, қараңай < монг. қарагай (-гай – монгол кушымчасы), к. ш. ук алт. карай, каракай, як. харыйа «нарат» (к. Räsänen 1969: 235). Кайбер галимнәр бу сүзнең тамыры кара түгел, ә бор. (ДТС: 426) қары (> чув. хыр «чыршы») диләр (к. Аникин: 261). ЭСТЯ V: 291–293.

Карагай агачы белән беррәттән карагай (кара + ғай, қай «кош») «кыр үрдәгенең бер төре» сүзе дә бар. К. Карагат, Карагач.

Дерив.: карагайлы, карагайсыз; карагайлык. Карагай ярдәмендә ясалган төрле атамалар тур. к. ЗДС: 390.



Предыдущая статья            Следующая статья