Тэтимол 2015

КАРАВЫЛ[қаºраw ы̌л] «караул, караульный» ~ гом. төрки қараwыл, қараwул, қарағул (к. Будагов II: 48) ~ чув. хурал < хорал < болг. *хороол > мар. (Иванов, Тужаров 1971: 148, Саваткова: 108) орол, оролы һ.б. монг. қарагул сүзеннән, ихтимал, монгол яуларына кадәр үк таралгандыр, к. ш. ук як. харабыл id. К. Гуломов А. Сўзлар хаётидан: коровул // Үзбек тили ва адабиёти. 1969, № 6: 58–60.

Төрки телләрдә бу сүз барча күрше телләргә таралган, аның таралышына рус. караул (к. Аникин: 265–266) да өлеш керткән. Каравыл – кара- фигыленә -wыл < -гул кушымчасы ялганып ясалган. Бу модельдә тагын күп хәрби-административ терминнар ясалган булган: куман сүзлегендә үк инде бегеул, булгавул, чырмавул, токтавул искә алына; тат. теле тарихында (каравыл дан тыш) тагын ирәвел, багавыл, яртәвел, ясавыл һ.б. билгеле. Будагов II: 48; Ахметьянов 1989: 148–149; Федотов II: 363–364; ЭСТЯ V: 290–291.

Дерив.: каравыллы, каравылсыз; каравыллык; каравылла-у; каравылчы.



Предыдущая статья            Следующая статья