Тэтимол 2015

КАРАВАТ[караwат], диал. кәрәвәт «кровать». Бу сүз гадәттә рус теленнән дип күрсәтелә, ләкин иске кыпч. сүзлекләрендә (Курышжанов 1970) үк кәрәбәт, гар., төр. кäрäвäт < грек. καραβατ id. (рус теленә грек теленнән шактый фонетик деформация кичереп, төрки телләргә деформациясез кергән), к. Räsänen 1969: 265. Һәрхәлдә хәз. тат. яңгырашында бу сүз, әлбәттә, русчадан (урта к). Чаг. төр. kerevet, kerevit, karavide «агач карават; сәке» грек сөйләшләреннән.



Предыдущая статья            Следующая статья