Тэтимол 2015

КАРАБАКЧАР, қарабақцай, қарабақсар, қарабақцы(р) һ.б. (ЗДС: 390) «скворец, вид скворца» < карабаркчар «ана сыерчык»: кара «кара» + бакчар < баркчар «сыерчык һ.б. баркылдаучы кошларның анасы». К. ш. ук себ. (Будагов I: 232–233) бағчар, бақчар «сыерчык, ана сыерчык». Бу сүзләрдәге -чар//-чәр монг. телләрендә ана (инә, теше) затлыкны белдерүчән кушымча, бақ < барқ кайбер кошларның һәм бакаларның өн-авазларын белдерә торган тамыр сүз, шуннан баркылда-у, баркылдак һ.б. сүзләр ясала. К. Баркылдак.



Предыдущая статья            Следующая статья