Тэтимол 2015

КАРАБАИР «карабаир (порода лошадей)». Сүзлекләрдә (берсеннән икенчесенә күчерелеп һәм русчадан алынып) карабаир язылышында бирелгән бу сүз асылда башк. қарабайыр, каз. қара бәйiр, асылда төркм., төр. һ.б. қарабәйгир «махсус йөк аты токымы» сүзеннән булса кирәк. Бу сүздә қара өлеше «кара, авыр» (эш тур.), бәйгир ~ төр. beygir «йөк аты, йөк алашасы» (еш кына гомумән «алаша») < фар. бāргūр «йөк күтәрүче»: бāр «йөк», -гūр «алу, күтәрү» мәгъ. (фар. гирифтäн, грифтäн «алу, тоту, күтәрү» чаг. Грифтар ). К. Будагов I: 222 (баргир бар, бейгир юк).

Шулай итеп, карабаир сүзе өч нигездән гыйбарәт: төрки кара һәм фар. бар вә гир. Карабаир (дөресрәк язылышы карабәер) атлар татарларда файдаланылды микән – ачык түгел. Башкортларда булгалаган, чөнки алар ярымкүчмә тормыш алып барганнар.

Төр. телендә beygir «карабаир» киң кулланыла һәм күч. мәгъ. дә ия, мәс., шахматта ak beygir «ак ат», kara beygir «кара ат».



Предыдущая статья            Следующая статья