Тэтимол 2015

КАРА «чёрный; чернила» < гом. төрки қара, тув., хак., як. хара, чув. хора > хура «кара; явыз һ.б.» ~ гом. монг. қара, хара, гом. тунг.-маньч. қарā id. (ССТМЯ I: 379–380). Бу сүздән бик күп сүзләр ясалган һәм күрше телләргә дә кергән. Төрки-монг. қара ~ хара «кара» сүзен карга сүзе белән дә бәйлиләр (ССТМЯ I: 379–380), чаг. рус. ворон > вороной. Кара сүзе ярдәмендә ясалган фразеологизмнар исәпсез күп. Будагов II: 42–44; ДТС: 422–424.

Төр. kara «коры җир, кыраз» кара җир сүзеннән түгел, гар. қāрра «коры җир» сүзеннән (Redhouse: 601).

Кара сүзенең «өер; көтү» (к. тат. кеше-кара, терлек-кара) мәгъ. кара төскә баглы микән, әйтүе кыен. ДТС (422–424) бу сүзләрне аерым бирә. К. ш. ук Räsänen 1969: 235; Федотов II: 262; ССТМЯ I: 379–380; ЭСТЯ V: 286; Гарипова 1998: 139–141.

Дерив.: каралы, карасыз; каракай, каралык; карала-у; каралан-у; карачá; карáча; карай-у, карасу. К. Карабай, Карагай, Каразы «явызлык», Каралты, Карамчык, Карамык, Карач, Карачкы, Карачман, Карачы һ.б., ш. ук бик күп кушма сүзләрдә (қарагач < кара агач һ.б.ш.).



Предыдущая статья            Следующая статья