Тэтимол 2015

КАПШАГАЙ (Тумашева 1992: 119; ЗДС: 389) «тщеславный; проворный, хваткий; худой, но сильный». Монда ике сүз кушылмасы бар бугай. Бер яктан себ. (Будагов II: 3) қабшай- «мактану» ← *қабыш «мактанчык». Икенче яктан каз. қапсағай, тув. қапшағай, алт. (Баскаков 1966: 127; Баскаков 1972: 219) қапчағай, қапчығай, қапчай «ябык һәм көчле; көрәштә кысып тотучан, эләктерүчән», як. хапсағай «шәпле» һ.б. Чаг. бур. хабшаахай < монг. хабчаахай «кыскыч, кысла» ← бор. монг. xabči- ~ чыгт. (Будагов II: 2–3) қапчы-, үзб. қапчи-, эвенк. һ.б. тунг. (ССТМЯ I: 378–379) капчи- «кысу, тарайту, эләктереп кысу, кыстыру». Бор. монг. xabčiγai (> хәз. монг. хабцгий) >> кырг. капчығай, уйг., үзб. қапчиғай ~ як. хапчағай) «кысык тарлавык; ике яклы текә ярлар» һ.б. (барча төрки телләрдә очрый). ЭСТЯ (V: 270) авторлары бу сүзне монг. γabi «аерылып тору» сүзеннән чыгаралар.



Предыдущая статья            Следующая статья