Тэтимол 2015

КАП-У(капты, каба) «хватать ртом (зубами); попасться; клюнуть», диал. (Тумашева 1992: 113) «хватать руками, ловить, поймать» > мар., удм. қап- «тешләү, кабу; эләгү» < гом. кыпч., алт., чыгт. қап- < бор. төрки (ДТС: 420) qap-, хак., як. хап-, чув., тув. хып- id., төбендә имитатив булса кирәк, к. чув. (Ашмарин VI: 71–73) кап- «тиз генә тотып алу» тәкълите, рус. хап id. (шуннан хапать, хабить, хавать, к. Фасмер IV: 215), һинд-евр. (Абаев I: 623) *kap, kep «кабу, эләктерү», индонез. qapai «кабу, тотып алу» һ.б. Будагов II: 3–4; ЭСТЯ V: 262–264; Федотов II: 380.

Кап- төрки телләрдә иң продуктив тамырларның берсе: кабыш-у, каптыр-у; к. Кабала-у, Кабыз-у, Кабын-у, Кавыш-у, Капат-у, Капса-у, Каптыр-у I, Каптыр-у II, Капша-у (һәм аларның икенчел дериватлары).



Предыдущая статья            Следующая статья