Тэтимол 2015

КАПУ, капуг кит. «врата (рая; дворца)» < чыгт.. төр., аз. қапу, қапуғ, бор. төрки (ДТС: 420–421) qapuγ, qapïγ, qapaγ, төр., үзб. (ЎХШЛ: 156), каз. қапы, аз. ғапы, иске сүзлекләрдә (Мухамедова 1973: 113; Zajączkowski III: 127) қабуғ, қаабы «капка, ишек» ← *қаап- «ябу, каплау» фигыленнән, ул фигыль қап (к.) сүзенең коррелянты булса кирәк, к. ЭСТЯ V: 263–264. К. ш. ук Будагов II: 37–38 (төр. kapι сүзенең тарихи мәгънәләре аңлатыла, солтан капусы тасвирлана).

Кап - < *каап- фигыле төрки телләрдә чув. хуп- < хоп-, кайбер чыгт. ядкәрләрендә қап-, төркм. (ТДГДС: 49) ғап- «каплау, капка (капкач) ябу» сүзләрендә сакланган. Бүтән төрки телләрдә ул бик кулланылышлы кап-у «кабу» сүзе белән омоним булгач, онытылган (чув. телендә кабу – хып-, шунлыктан ул хуп- «каплау» сүзенә омоним түгел, к. Федотов II: 358–359, 380).

Капы «капка» һәм капу «ябулык» сүзләре XIX г. татар (крш.) сөйләшләрендә дә теркәлгән (к. Будагов II: 1–2).

Дерив.: капучы.



Предыдущая статья            Следующая статья