Тэтимол 2015

КАПТАЛ (ТТДС I: 192; Тумашева 1992: 119) «женский кафтан, нагрудник», (ЗДС: 388) «кафтан», себ. (Будагов II: 60) қафдал «толып» < гом. кыпч. қаптал «җилән, бишмәт, чикмән», «бик озын (тезгә кадәрге) ир-ат күлмәге» (андый күлмәкләр мишәрләрдә булган), башк., к.-калп. қаптал «иярнең, ыңгырчакның бер канаты», каз. (ҚТДС: 190–191) «өйнең, тирмәнең бер яны», кырг., уйг. қаптал «ян, битләү», үзб. (ЎХШЛ: 156) «янбаш», чыгт. (Будагов II: 2) «атның янтыгы», төркм. (ТДГДС: 49) ғапдал «кием», қапдал «өске кием» һ.б., к. ЭСТЯ V: 268–269.

Рус. кафтан «кыска бишмәт» сүзен төр., кр.-тат. қафтан id. сүзеннән, ә ул сүзне фар. һафтан > гар. кивтан, куфтан «җилән» сүзләреннән дип карау бар (Фасмер II: 212, ш. ук ним. kaftan тур. Kluge: 459), ләкин Г. Дёрфер бу фаразны кире кага (к. Аникин: 274–275). Татар этимологиясендә күптәннән кафтан < рус. кафтан < бор. төрки qap ton «кап тун», ягъни «ябынча» дип карала. К. кр.-тат. (Dobr. II: 173) qabdal, qaptal, qaptan «ике кат тукыма арасына мамык җәеп сырылган ат ябуы, ияр аслыгы». Чаг. ш. ук тат. (ДС I: 40–41) бохаптан, былхаптан «бишмәт» < *буй каптан? Каптан > каптал күчеше, гомумән, аңлатыла ала (кайбер төрки шивәләрдә, мәс., хак., тат. сөйләшләрендә -н > -л күчеше күзәтелә). Сүзнең төп мәгъ. «калкан төре», «зур көбә».



Предыдущая статья            Следующая статья