Тэтимол 2015

КАПСА-У (Тумашева 1992: 119, иске терминологик сүзлекләрдә еш очрый) «окружать; закутать; осаживать, обхватить противника; заключать в себе» < гом. кыпч., чыгт., төр., уйг. қапса- < бор. төрки (ДТС: 421, 437) qapsa-, qavsa- > аз. ғапса- id.; к. ш. ук себ. қапсау «сүрү, мендәр тышлыгы» ← кап- (к. Капу ) «каплау». Чаг. каз. қапсыр ~ монг. хавсар – «беркетү». Zаjączkowski: 127.

Бу сүзгә бик охшаш гар. қабд̣ «тотып алу, учмарлану» сүзе күп дериватлы қбд̣ «тоту» тамырыннан. Төрки язмаларда бу гарәп сүзе дә очрый. К. Кабза-у.



Предыдущая статья            Следующая статья