Тэтимол 2015

КАПЛА-У «закрывать, закрыть (от глаз), покрывать, покрыть, возместить расходы» > чув. хопла-, хупла- < гом. кыпч., төр., гаг. қапла- (каз. қабта-, қапта-), төркм., аз. ғапла- id. Кап сүзеннән; бу фигыльнең гом. кыпч. дериватларыннан каплама «йөзлек – кесә капкачы, чабу, борт», тат. диал. «бәлеш төре» (> мар., удм. каплама «чабу, борт») ~ төр. диал. kapluma id.

Дерив.: каплан-у, каплаш-у, каплат-у (бу сүзнең үзенчәлекле «аталандырту» мәгъ. дә бар); каплагыч, каплавыч.



Предыдущая статья            Следующая статья