Тэтимол 2015

КАП II«вместилище, сосуд, футляр; куль (рогожный); коробка», диал. «стручок» < гом. кыпч. қап, угыз. ғап, тув., хак. хап, чув. хап (< тат.) һ.б. < бор. төрки (ДТС: 399–400) qab, qa > як. хап, хаа id., төрле төрки телләрдә үзенчәлекле мәгъ. алган (к. Будагов II: 1–2; ЭСТЯ V: 266–267), бик ихтимал ки, кап-у «ябу» фигыле белән бәйледер. Räsänen 1969: 233; Федотов II: 310; Аникин: 258.

Кап һәм аның дериватлары күп күрше телләргә кергән, к. мар. диал., кап, каб, рус. диал. кап «кап, капчык», фар. қаб «зур табак, кын һ.б.ш.» Шырпы кабы сүзендә диал. «кузак» мәгъ. чагыла.

Кап бик продуктив нигез: каплы, капсыз; к. Кабак, Кабар-у, Капат-у, Капка, Капкач, Капла-у, Капу, Капчык, Кабык, Кабырчак һ.б., к. Будагов II: 1–2.



Предыдущая статья            Следующая статья