Тэтимол 2015

КАҢЧАР, диал. (Тумашева 1992: 118–119) каңчыр, каңҗар «переносица» ~ добр. qaŋsar «ат башының танауларыннан маңгаена кадәрге өлеше», тат., башк. қаңшырық «саңак», қәншерек «йоткылык өсте», башк. (БҺҺ III: 105) қаңшырық, қаншырық «таңлай; аңкауның арты», үзб. диал. (Будагов II: 28) қаңшар «ат танавы, танаулар арасы», уйг. қаңшар «каңчар» < кырг. қаңылжаар, кеңилҗээр «борын кимерчәге, борын каркасы» тат. Киңертәк (к.) сүзе белән бәйле булса кирәк. Чаг. ш. ук аз. ганчыр < канчыр «тире астында катып калган кан», як. хааңы «боз астындагы бушлык», хааңсаар «борын куышлыгы». Чаг. рус. ганаши «ат яңагы мускулы».

Бор. төркиләр терлекчелектә ит белән күп эш иткәннәр, шунлыктан аларда анатомик нечкәлекләр хәзергедән күбрәк булган. Без ул бор. тәфсиллекләрне белеп бетермибез.



Предыдущая статья            Следующая статья