КАҢЛЫ (канлы дип тә языла) «название нескольких башкирских, сибирско-татарских и множества тюркских родов и племён» – к. БРҺ 1996: 863. Безгә якын кр.-тат., нуг., каз., к.-калп., уйг. каңлылар элек-электән каңгалы, каңгылы «арбалы (кабилә)» дип аңлатыла. «Угызнамә»дә каңлы, В. Рубрукта кангле, П. Карпинидә каңкат (к. Карпини, Рубрук: 95, 101–102) – кыпчак кабиләсе атамалары. Кытай чыганакларындагы кангюй дигән төрки халык атамасы қаңлыз сүзен чагылдырса кирәк. К. Каңгы I. Госманлы Төркиядәге каңлыларның бер өлешен чавдар татар дип атаганнар, к. Karadağ Н. Kangal yer adı ve kangal köpeğinin orijine üzerine göruşler // Milli folklor, № 56. Ankara 2002: 34–45. Гомуми мәгълүмат З. Вәлиди һ.б. тарихчылар хезмәтләрендә. ДТС: 419; ЭСТЯ V: 259–260 (материалы аз). |