Тэтимол 2015

КАҢГЫР-У «шататься; скитаться; бродяжничать» ~ башк. қаңғыр- «исәрләнү, аңгыраю», каз. қаңғыр- «ятсыну; каңгыру», алт. каңгыр- «авыз ачып калу» һ.б. тат. диал. (эчк., әстр., к. ТТДС I: 199; Арсланов 1988: 82) қаңғы-у ~ башк., нуг., каз., к.-калп., ком. қаңғы- «каңгыру». Ихтимал, каңгы «юл арбасы», каңгычы «юл арбасында яшәүче» (каңгы-р- «каңгыда яшәү» ← бор. *каң «әйләнү; тәгәрмәч» сүзе белән баглыдыр, к. тат. баш каңгыру «баш әйләнү», аз. каңыр- «әйләнеп карау» һәм калм. хаңгр- «өерелү; тәгәрәү». К. Каңгы I.



Предыдущая статья            Следующая статья