Тэтимол 2015

КАҢГЫЙ «сказочная страна» (к. мәкаль: Бүз бала – хыялында Каңгыйдан кыз ала) ~ алт., бор. монг. каңгый, каңгай «урманлы-таулы бай табигатьле җир» (к. Баскаков 1972: 219) < кыт. хан хай «каз диңгезе» сүзеннән, хәз. Көнб. Монголия һәм шуңа чиктәш җирләрдә моннан ике мең еллар элек бик тә үсемлек-тереклеккә муллык булган, шунда ишле кабиләләр яшәгән. Соңрак, корылык башлангач, табигать муллыгы таксыган. Һуннарның көнбатышка юнәлүләрен дә шул вакыйга белән баглыйлар.

Хәз. Көньяк Себер фольклорында да Каңгай, Ханхай «баһадирлар иле». Хәз. Хангай сырты (Монголиядә) – күп күлле таулык. Монг. телендә бу сүзнең «томак; байрак» һ.б. мәгъ. бар. К. ш. ук Үтәгән II.



Предыдущая статья            Следующая статья