Тэтимол 2015

КАҢГЫ Iиск., диал. (мәкальдә: Кыз бала – каңгыда яткан ук «девушка что стрела, лежащая в телеге») «широкая телега кочевника, куда могли ставиться даже небольшие юрты в неразобранном виде» ~ каз. қаңгы, қаңы, кырг., алт. қаңа, хак. хаңаа, уйг., бор. төрки (ДТС: 418) qaŋγa, угыз. қағны (> төр. kağnı) «киң, яссы өсле, еш кына ябулы арба», госм. каң, чыгт., иске уйг. һ.б. қаңқ, қанық «зур ике тәгәрмәчле биек арба», ихтимал, кыт. xiăn «ике тәгәрмәчле биек арба» сүзеннәндер (Joki 1952: 159). К. Каңлы . Räsänen 1969: 232.

«Угыз каган» дастанында қаңғы «арба» аның тәгәрмәче каң-каң итеп шыгырдавыннан дип аңлатыла. Соңыннан бу аңлатма халык этимологиясендә күп тапкыр кабатланган, к. Будагов II: 28.



Предыдущая статья            Следующая статья