Тэтимол 2015

КАҢГА (Тумашева 1992: 119) «деревянный остов седла» (Радлов II: 83; Будагов II: 28, 60), иск. «женское седло – дощатый квадрат, укрепляемый к спине лошади, на котором можно сидеть как угодно» – мәзкүр сүзлекләрдә тат. теленә нисбәт ителгән бу сүз хәз. сүзлекләрдә очрамый (Тумашева Радловтан алган), к. ләкин, мар. ханга, ōнга, ōңа < болг. *һаңга > чув. хăма «такта, куна», удм. (Кельмаков 1977: 55) кана, каңа «киштә, шкаф; тәре урыны (шүрлеге)» ~ куман. каңа «идән», ком., к.-балк. қаңңа «куна; такта», як. хаңха «йөк ияре», эвенк. қангқа «балалар ияре», монг. хаңхай «йөк ияре» һ.б. К. Räsänen 1969: 232; ССТМЯ I: 374–375; ДСЯЯ: 279; Федотов II: 324.

Каңга, ихтимал, каңгы, каңга «арба» сүзе белән (к. түбәндә) бәйледер.



Предыдущая статья            Следующая статья