Тэтимол 2015

КАҢ диал. «припай; пайка» (каңна-у «паять, к. Тумашева 1992: 119) ~ кырг. каң id., тув., алт., хак. каң «кургаш, корыч, калай» < кыт. каң «корыч», хань «маяу, эретеп ябыштыру». Чаг. тат. диал. (ТТДС I: 191) кантамыр «игәү» < бор. монг. qaŋ tömür «корыч, игәү тимере», төркм. (ТДГДС: 49) каңсақ «тәгәрмәч тугымы».

Бор. төркиләр, билгеле, тимер-корыч эшләү белән атаклы булганнар һәм Кытайдан үзләштергән бу һөнәрләре бәрәкәтендә тарихта (VI–IX гг.) зур уңышларга ирешкәннәр; каң тамырыннан ясалган сүзләр төрки телләрдә бик күп булуы да шуның белән аңлатыла, к. Кантар, Каңылтыр, Касмак, Кургаш . ЭСТЯ V: 259.



Предыдущая статья            Следующая статья