Тэтимол 2015

КАНУН «закон, закономерность; гусли» (к. Ш. Бабич. «Канун тыңлаганда») < гар. қāнӯн id. (к. Будагов II: 28) – бөтен Шәрыктә билгеле сүз.

Канун сүзенең «закон» һәм «гөслә» дигән (беренче карашка үзара бәйләнешсез) мәгъ. төп чыганактан – грек теленнән килә: бу телдә канон (шуннан ук рус. канон) «юнәлткеч таяк; судья яисә дирижёр таягы; кагыйдә, закон», ш. ук «гөслә». Бу грек сүзе семит телләреннән алынган kanna «улак; зур торба – эче куыш бүрәнә» тамырыннан. Шуннан ук лат. cannone «пушка» (→ канонада «тупка тоту»), canale «канал», canistrum «чиләк, канистр» һ.б. сүзләр ясалган һәм Европада киң таралыш алган. К. Kluge: 466.

Шунысы кызык – тат. (трбс.) кәннә ~ чув. (Ашмарин) канна «дренаж канал, канау» грек-семит канна «агач торба, улак» сүзенә бик тә охшаш.



Предыдущая статья            Следующая статья