Тэтимол 2015

КАНТАР IVдиал. «короткий повод» (Будагов II: 27), диал. кантар «киндерә» (Тумашева 1992: 146) – дөресе – кантаргы, чөнки гом. кыпч., уйг., чыгт. қаңтар-, аз. гантар- «йөгәнне ияргә атның башын борып бәйләп кую» (бу хәлдә ат кола яланда – бәйләрлек агач, багана һ.б. булмаганда да бер урында тора), чаг. ш. ук госм. кантарма «кантаргы», як. хантарга «тезген», калм. хантр- «йөгәнне ияргә беркетү» < бор. монг. qantari-, маньч. кантара- id. эвен. (ССТМЯ I: 139, 375) канда- «боланны бәйгә бәйләү» һ.б. Räsänen 1969: 231.

Кантар- < каң тар- бик бор. сүз, ул (һуннар теленнәнме) ним. теленә дә үтеп кергән: Kandare «кантаргы». Кантаргы сүзенең монг. телләре аша кергән формасы канҗыга (к.). Бу сүзләрнең тамыры (кырг.) каң < кыт. хаң «металл ярдәмендә беркетелгән урын» булса кирәк. К. Каң, Каңылтыр, Кургаш.



Предыдущая статья            Следующая статья