Тэтимол 2015

КАНТАР IIIдиал. «безмен, рычажные весы» ~ башк. кантыр, кантр, кәнтер, кәнтр «кантарның бер төре» (БҺҺ III: 77), нуг., ком. каңтар, төр. кантар, аз. гантар «бизмән; 125 кадаклык үлчәү берәмлеге» < гар. қинт̣āр «авыр нәрсәләр өчен бизмән, 44,928 кг» (ГТРС: 215) < грек. χεντηναριον id. центнер белән тамырдаш. К. Вашари: 97–101.

Кантар слав. телләрендә, бигрәк тә рус телендә, киң таралган: бор. рус. кентарь «1,5–10,5 пот» (Срезневский: 1206), кантарь, кантырь, контарь «бизмән» һ.б. к. Аникин: 257.



Предыдущая статья            Следующая статья