КАНТАР I, диал. кантыр «глыба, ком» > удм., мар., чув. кантар, чув. кăнтар id. ~ ком. каңтар id. бор. қаңылтар «шлак; эреп каткан металл кисәге» сүзеннән, шуннан ук тат. диал. (ЗДС: 287–289) кәнтәр, кәлтәр, кәлүтәр (< кәүелтәр < каңылтар) «кантар; кәс» ← бор. төрки қаңта- «маяу, металл эретү, чуен кою», к. себ. (Тумашева 1992: 118), каңка-у, алт. каңна-, каңда- «маяу – эретеп ябыштыру». К. Кантар II, Канҗыга, Каңылтыр. Кантар сүзенең төрле фонетик вариантларда төрле мәгънәләр алуы татарларда һәм бор. (Алтайдагы) төркиләрдә металл коюның киң масштаб алганлыгын күрсәтә. |