Тэтимол 2015

КАНТ, канд «небеленый сахар» – «шикәр; агартылмаган (көрәнсу төстәге) шикәр» < фар., гар. қанд id. < һинд. khandaka id. (к. Шикәр матдәсен). Гар. теленнән бу сүз Европа телләренә дә үтеп кергән: ним. Kandis, инг. candy, фр. sukre candi һ.б., к. Kluge: 465; Тимергалин: 236. К. Кәнди. Бу сүзгә ит. kandito «шикәрле» сүзе аша кондитер сүзе тоташа.



Предыдущая статья            Следующая статья