Тэтимол 2015

КАНДАЛА «клоп» < гом. кыпч., үзб., төркм. қандала, кырг. қантала, хак. хандала, нуг. қандалай, ком. қаннала, даргин. қанул, к.-балк. қандагай id.; оригиналь вариантлар: чув. (Сергеев 1971: 138) хăнкăла, хăмтла, хăнăкла, хăнăтла, хăнтăла, хăмăртла һ.б. ~ мар. умдыла, ундула, морд. кендал, келда, манси. kantel ~ осет. qāndil «кандала». Бу мәдәни сүзнең чыгышы тур. юраулар гына булырга мөмкин. Безнеңчә, кандала фар.-таҗ. гäндäги «сасылык, әшәкелек», гäндūдан «сасыту», гäндā «кандала», гäнд, гäндä «сасы» ← авест. qanti «сасы ис» һ.б. (к. Абаев I: 542) сүзләре белән баглы, чаг. тат. диал. сасық «кандала» (ир. телләрдән калькамы?). Як. хаптагай, хаптанийа «кандала» сүзенең кандала сүзенә кардәшлеге шикле. Гар. хäнзäлä «кандала» һәр яктан сорау уята (ул төп гар. түгел). Räsänen 1969: 229; ЭСТЯ V: 253–254.

Дерив.: кандалала-у; кандалалы, кандаласыз.



Предыдущая статья            Следующая статья