КАНӘФЕР, диал. (ТТДС I: 223; Тумашева 1992: 126) қәләмпер, қәләмфер «гвоздика» > чув. калемпĕр, мар. каламбыр, удм. канафыр id. ~ үзб. диал. (ЎХШЛ: 155), кырг. калямпир «һәртөрле хуш исле матдә» ~ рус. кануфер, калуфер, бор. рус. калафуръ һ.б. id. ахыр чиктә гар. әл-кāфӯр «камфара» > иске тат. кафур id. (ш. ук аклык символы). Бу сүз исә бор. һинд. karpūras сүзеннән (Срезневский II: 1181); ә бу, үз чиратында, австроазиат (кхмер һ.б.) телләреннән (Kluge: 464); кәләмпер варианты гар. қарāнфүл вариантына кайтып кала, к. ш. ук ним. Kampfer, ит. Canfora > рус. камфора, камфара «хуш исле ак сумала». Бу сүзләр – бөтен дөньяга таралган мәдәни сүзләр мисалы. Фасмер II: 131; Федотов I: 217. Бүтән төрки телләрдә дә канәфер күп фонетик вариантларда очрый. |