Тэтимол 2015

КАНАТ «крыло» < гом. төрки қанат, төркм. каанат, аз. гәнәт, сары уйг. кыйнат, як. кынат, кыньат «канат» < бор. монг. qana «каурый, кыяк» сүзенең күп. формасы дип исәпләнә (Räsänen 1969: 230). Ләкин чаг. фар. қанāт «җилкән, тирмә канаты», гар. җäнāх < гäнāх «канат». Чув. çунат < çонат < болг. *җанат «канат» та гадәти түгел (чув. йунат булырга тиеш иде). ЭСТЯ V: 252.

Дерив.: канатлы, канатсыз; канатлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья