КАН «кровь» < гом. төрки қан, бор. уйг. қаан, себ. тат. (Старчевский) қаған id., к. ш. ук як. хаан- ~ төркм. гаан ~ чув. йун < йон < *йан < *кйан «кан»; к. ш. ук эвенк. һāң- «канау» (ССТМЯ I: 372). Бик ихтимал, бор. қāң- «канау, яралану» фигыленнән қāңан (яисә қāңгын) «кан» килеп чыккандыр. Будагов II: 26–27; Мухамедова 1973: 112–113; ЭСТЯ V: 251; Федотов I: 486. Кан сүзеннән күп гом. төрки нигезләр ясалган, к. Кана-у, Кан-у, Канык-у; диал. Кансыра-у, Канчаш-у һ.б. Кан көн «среда» ~ чув. юнкун, мар. вүргече, удм. вирнунал, морд. М. вяржи, коми. шöрлун – барысы да «кан + көн» структуралы «чәршәмбе» мәгъ. сүзләр (к. Федотов 1962: 247). Идел Болгарында бишкөнлек атнада бу терлек сую көне булган, дип уйлыйлар, чаг. фар. чаһаршамбāи-сурх «кызыл чәршәмбе». Болгардагы бишкөнлек атна системасы хәзәрләрдән алынган булса кирәк, хәзәрләр исә аны сугдлардан (болары бор. фарсылардан) алганнар. Кан көн мәгъ. сүзләр бор. Мисырда да булган. |