Тэтимол 2015

КАМЫШ «камыш; рогоз» ~ чув. хăмăш, хумăш < хомăш < болг. *һамыш > мар. амыж, амыш, омыш, удм. (Насибуллин: 118) камъж id. < гом. төрки камыш, кар., уйг., бор. төрки (ДТС: 415–416) qamuš, нуг., каз., к.-калп. камыс, як. хамыс, төркм. гамыш һ.б. id. М. Рясянен буенча, бор. төрки, уйг. кам-, кым- «тирбәлеп, җилфердәп тору, кымшау» (уйг. қамша-у) сүзеннән (Räsänen 1969: 230). Безнеңчә, камыш сүзен камыл сүзеннән дип уйларга берни дә комачауламый. К. ш. ук уйг. қомуч «камыш» < бор. *қамулч (беренче иҗектә а > о икенче иҗектәге у тәэсиреннән, мондый регрессив ассимиляция уйг. теленә хас): *-лч > -ш төрки телләрдәге *-л > -ш күчешенең башлангыч этабын чагылдыра. К. Камыл. ЭСТЯ V: 249–250. Рус. камыш (< төрки) тур. Фасмер II: 176.

Рус. сөйләшләрендәге камыш тур. к. Аникин: 252–253 (шунда ук әдәбият).

Дерив.: камышлы, камышлык.



Предыдущая статья            Следующая статья