Тэтимол 2015

КАМЫТ, хамыт «хомут» ~ чув. хăмăт, хамăт < болг. *һамыт > мар. амыт, омыт, омыта ~ гом. кыпч. камыт, алт. камыт < монг. хомууд «камыт» бу сүзне башк. диал. кум «эчерге, ияр астына салына торган киез» < үзб., уйг., алт., кырг. қом, бур. хом «дөя ияре» сүзе белән бәйләргә мөмкинлек бирә. К. ш. ук фар. хамут «камыт, җигүле ат».

Шул ук вакытта камыт сүзенең барлык слав. телләрендә барлыгы, слав. телләреннән лит. һәм ним. телләренә кергәнлеге билгеле (Богородицкий В.В. Слово хомут в индоевропейских и урало-алтайских языках // ИОАИЭ, т. XI, вып. 2. Казань, 1893: 1–8), к. ним. kummet, венг., рум., слов. ham «камыт».

Тюркологиядә камыт сүзен русчадан дип күрсәтү гадәткә кергән, к. Сергеев Л.П. Изоглоссные явления русских лексических проникновений в чувашский язык // Уч. зап. ЧНИИЯЛИ, Чебоксары, 1966: 113–130. Ләкин мари теле материалы камыт сүзенең бор. болг. телендә үк булганлыгын күрсәтә. Болгарлар – элекке арбалы күчмәннәр – камытны руслардан үзләштерделәр микәнни? Федотов II: 325 (этимологик проблеманы җавапсыз калдыра).

Безнеңчә, камыт сүзе скифлардан калган сүз, к. ягн. kama «муен» (kamot «муеннар») < бор. һинд-ир. *kama «муен», санск. kamavanta «муенса, камыт» (ЯТ: 270).



Предыдущая статья            Следующая статья