Тэтимол 2015

КАМЧЫ «плеть, кнут» < гом. кыпч. қамчы (к. Радлов II: 493–494), чыгт., уйг. қамчи ~ тув. кымчы, хак. хымчы, як. (Пекарский: 1392) кымнjы, тув., кар., кырг. қамчы «шаман чыбыркысы» (кар. һ.б. қамчы «шаман, кам»), ком. қамучу, нуг. қамышы, нуг., каз., к.-калп. қамшы, таҗ., үзб. қамчин < яз. монг. қамчин id. ЭСТЯ V: 247–248. Рус. камча, камчи, камчук «камчы» тур. к. Аникин: 250–552. Гомумән – ачык түгел.

Камчы тәүдә ау коралы булган (аның белән ат өстендә куып сайгак, карсак, бүре, төлке аулаганнар) һәм шуннан бу сүзне бор. төрки (ДТС: 413–414) qam- «аяктан егу» сүзеннән чыгаралар. Ләкин -чы кушымчасы кешене белдерә һәм камчы сүзе камчы чыбыркысы тәгъбиреннән эллипсис була ала.



Предыдущая статья            Следующая статья