Тэтимол 2015

КАМЧАУ I[қаºмчаw] (ТТДС I: 191), камасау (БТДҺ: 184), «гангрена; экзема; рожа (разные кожные болезни)» ~ чув. хунчав < хончав < *каңчаw ~ төркм. камчав, камчов, гамчав «камчау; күз чепиләнү һ.б.ш.» < бор. төрки (ДТС: 415) qamčïγu > алт. қамчуу, канчу, камча, камҗа һ.б. id. (к. ЭСТЯ V: 246–247, гомумән материалы ярлы). Тат. камчау, камачау үләне (ТТДС I: 595) – камчау чирен шул үлән (ярут, тайтояк һ.б.) белән дәвалау нигезендә туган атама. Чир үзе якын кардәшләр җенси кушылудан (инцест) дип исәпләнгән.

Камчаw гомуми фонетик закончалык буенча < *қамчағ-у яисә қамча-ғу нигезеннән, к. бур. хамшаг «камчау, эпидемия», монг. хамшиг (> тув. хамчык) «үләт» ← *қам тамырыннан, к. калм. ham ~ гам «маңка авыруы; мал үләте», бор. монг. xama- < qama- кама-у «кычулы булу, чирләү» һ.б. Чаг. Канча-у .

Рус. (XV г. билгеле) камчуг, камачуга «төрле чир, тырнак чирләре» тур. Аникин: 252 (бу бапта арытабангы әдәбият күрсәтелә).

Камчау ~ камачау бер яктан, камаш-у (к.), икенче яктан, комачау (к.) сүзе белән баглы булырга тиеш. Ләкин моны эзлекле рәвештә исбат итү кыен – баглавыч материал җитенкерәми. Чаг. Каңчаш-у .



Предыдущая статья            Следующая статья