Тэтимол 2015

КАМЧАТ «вид ткани; вид пушного зверя» (к. мәкаль: картлар сүзен отып ал, камчат күрсәң атып ал) < рус. камчатый, камчатный «камкадан эшләнгән, камкасыман» сүзеннән, бу сүз үз чиратында камка < тат. қамқа (к.) нигезеннән. Җәнлек атамасы мәгъ. функция буенча күчерелгән: камка да, кыйммәтле мех та кием кырпуына кулланылган (камчат бүрек «матур кырпулы бүрек»).

Камчат сүзе тат. телендә күптәннән килсә кирәк – аның қымшат варианты да бар; уйг. кәмчәт id. татарчадан бугай.

Рус. камчат, камчатка, камчатый тур. Аникин: 252.



Предыдущая статья            Следующая статья