Тэтимол 2015

КАМУГ, каму иск. «все полностью, все без исключения» бор. уйг. теленнән, к. бор. төрки (ДТС: 414–415) qamïγ, qamaγ ~ бор. монг. qamuγ «бөтенесе бергә; җәмәга» алт. қамық «масса» һ.б. формасына караганда, камуг «җыен, җыелыш» камы-, қам- «җыю» тамырыннан, һәм к. як. хамый-, хомуй- (~ эвенк. қамый-) «бергә җыю, өю», бор. монг. qamu- «бергә китереп өю» һ.б. Бу кам-, каму тамыры тур. төрле фикерләр әйтелгән: берәүләр аны ир. каmаg «күп» сүзе белән, икенчеләр кама-у (к.) ~ кор. kamda «уратып алу» сүзе белән чагыштыралар. Бор. төрки (ДТС: 414–416) qamaγan, qamaγun, qamïγun, qamuγun «бергәләшеп». Монг. телләрендә дә қам ~ хам тамыры бик продуктив. Поппе 1938: 291; ССТМЯ I: 371; ЭСТЯ V: 243–244. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья