Тэтимол 2015

КАМГАК, диал. (Арсланов 1988: 126) қамбақ «перекати-поле (растение)» ~ гом. кыпч. қамғақ, монг. камкак, ком. қаммақ, каз. қаңбақ, бор. төрки (ДТС: 415) qamγaq id. < қаңғак бор. *каң- «тәгәрәү» фигыленнән (к. каңгы һәм чаг. тәгәрәй үләне «камлак»). Кр.-тат. қамғақ «дөя үләне» диелә. Төркм., төр. камак < қаммақ < қаңмақ булса, бу сүздә -мақ кушымчалы вариант та күрергә мөмкин. ЭСТЯ V: 244–245. Рус. канмал, канфул, хамхул «камгаксыман үләннәр» монг. телләреннән, к. Аникин: 257: 302, 607. К. ш. ук Каңгыл II.

Дерив.: камгакла-у «камгак кебек тәгәрәү, өерелү».



Предыдущая статья            Следующая статья