Тэтимол 2015

КАМ «шаман» (это слово к XX веку в народе было забыто, у сибирских татар сохранилось только в дериватах) < алт., урта төрки, бор. төрки qam, qaam, хак., тув. хам id. (Räsänen 1969: 228; ДТС: 413–415) ~ чув. йом, йум «ырым, ырымлау». Кам нар тур. тәүге мәгълүмат XIII г. П. Карпини һәм В. Рубрук (к. Плано Карпини, Вильгельм де Рубрук: 10, 93) язмаларында бирелә: «куманнар тәңрене кам дип атыйлар»; «төньяк илләренең төп хөкемдары... Кон-хам … хам «күрәзә» дигән сүз» һ.б., чаг. себ. тат. (Тумашева 1992: 118, Радловтан) камай- «күрәзәләү» . Кам сүзен Рамстедт (Ramstedt 1949: 90) кор. kam «инспектор» сүзе белән чагыштыра; баштагы камнар хатын-кызлар булган (к. Малов 1912: 62). ЭСТЯ V: 240–242 (кам- «ыргу, кыялау» фигыле белән баглы диелә, к. як. хамна- «камлау; очыну»). Рус. диал. кам, камлак, камлать тур. к. Аникин: 244, 250. К. Кама.



Предыдущая статья            Следующая статья