КАЛЫШ-У «отставать; уступать кому, чему в чём-либо» < гом. кыпч. қалыш- id. < бор. (ДТС: 413) qalïš- «арттарак калу»; бу сүзнең борынгылыгы як. хаалсыс- id. (← хаал- «калу») мисалыннан да күренә. Калыш-у, әлбәттә, кал-у фигыленең урт. юн., аерым мәгъ. алган; чаг. ш. ук биреш-ү. |