Тэтимол 2015

КАЛЫП «колодка; форма» > чув. калăп (көтелгән *хулăп юк), мар., удм. калып, халып, болг. *һалып > мар. олып < гом. төрки қалып, қалб, үзб., таҗ. қолиб, үзб. диал., к.-калп. қэлип һ.б. гар. қāлиб < грек. χαλοπους «агач аяк»: бу сүз баштан ук аякчу калыбын белдергән. Шул ук грек сүзенә калибр «утлы корал көпшәсенең диаметры» сүзе дә тоташа. (Преображенский I: 288; Фасмер II: 171; Kluge: 462); бу сүз «пуля кою калыбы» мәгъ. барлык себер телләренә таралган; рус. калыпь, калибь, колыпь һ.б. тур. к. Аникин: 243; Федотов I: 217.



Предыдущая статья            Следующая статья