Тэтимол 2015

КАЛЫ (ЗДС: 384, «Аккүбәк» дастаны теленнән) «где; куда, как, если» бор. төрки (ДТС: 411, 413, 635) qalï, qaktï, xalï «ничек; әгәр», к. КБтә Kimin erdami bolsa, ati jörir, qali bolmasa erdam, atsiz qarir «Кемнең ирдәме булса аты-даны йөрер, кемнең ирдәме булмаса атсыз картаер». Калы сүзе бор. төрки әдәбиятында киң кулланылган, хәз. телләрдә сирәк очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья