Тэтимол 2015

КАЛЧАН «колчан» – төрки телләрдә бу сүз теркәлмәгән, тик рус. (көнч. слав.) колчан (> укр. ковчан) тат. теленнән дип исәпләнә. Башк. қальян, қалта (Бурангулов М. Сәсән аманаты. Өфө, 1995: 45, 75) «калчан, теркеш» шикле (М. Бурангулов үзе уйлап чыгармадымы икән?). Калчан сүзенең калтадан булуы тур. к. Добродомов И.Г. К этимологии слова колчан // Этимологические исследования по русскому языку. Вып. IX. Изд. МГУ, 1981: 70–89 (автор бу сүзне чув. теле белән бәйләргә тырыша). К. диал. (м.-кар., ЗДС: 270) қалча «калта». Безнеңчә, әгәр калчан калта белән бәйле булса, фар. халта-и-җәң «сугыш калтасы» сүзеннән үзгәреп килеп чыга ала.

Рус. диал. колчат «калчан» тур. к. Аникин: 299 (автор бу форманы рус телендә килеп чыккан дип карый).



Предыдущая статья            Следующая статья