Тэтимол 2015

КАЛЧАК себ. (ЗДС: 384) «большое родимое (или другого происхождения) пятно, неестественная лысина на голове», (ЗДС: 381) калы, кал «красноватое (родимое) пятно» ~ чыгт. қалйақ «атның маңгаендагы сирәк йоннары», алт. диал. (Радлов II: 256) калjақ, калҗақ ~ бор. монг. (Поппе 1938: 289) qalčaq «кашка, маңгае ак», qalčiγaj «кырчынлы» һ.б. Бу сүзләрнең нигезен гар.-фар. хал, хол «зур миң» белән чагыштыралар. Ләкин сүзнең таралышы гарәп-фарсыныкыннан киңрәк, к. фин. (Räsänen 1969: 225) kaljn «таз».

Руслардагы атаклы Колчак дворян фамилиясенең безнең калчак тан килүе ихтимал. Һәрхәлдә ул фамилиянең төрки икәнлеге билгеле (рус. этимологик сүзлекләрдә колчак < төр. қолчақ «кечкенә кул» һ.б. фаразлар әйтелә, ләкин рус. о тат. беренче иҗектәге иренләшкән аºдан килә ала, моңа аналогияләр-мисаллар күп кенә).



Предыдущая статья            Следующая статья